Котлыйбыз!

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләнделәр:

 «Башинформсвязь» җәмгыятенең Почет грамотасы белән:

 Рәзиф Хисаметдинов - район элемтә узелының электромонтеры.

Муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән:

 Рәзиф Шаморатов - өлкән электромеханик.


Көн артыннан көн

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан район мәгариф бүлеге тарафыннан бик күп чаралар оештырылып, анда мәктәп укучылары актив катнашты. 1-8 сыйныф укучылары арасында рәсемнәр район конкурсы уздырылды. Барлыгы 115 эш тәкъдим ителде. Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 2А сыйныф укучысы  Юлия Мансурова, Аккүз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Изалия Нургалиева, Түбән Яркәйдәге лицейның 5 сыйныф укучысы Элина Сафина, Андреевка урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Регина Шаһибитдинова җиңүче булды.

Сочинениелар конкурсы дүрт яшь категориясе арасында үткәрелеп, 70 эш тәкъдим ителде. Аккүз урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Илназ Хөснуллин, Үрмәт төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Айнур Гыйльметдинов, Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Регина Фәзуллина, Ябалак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рәнис Шәйморзин призлы урынга лаек булды.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган макетлар конкурсында Югары Яркәйдәге 4 урта мәктәп укучылары Ильяр Борханов (8 сыйныф), Айнур Исламов, Айбулат Заһидуллин (11)  - «Күләмле макет», Ябалак урта мәктәбенең  3 сыйныф укучысы Ирик Рәхимов, Түбән Яркәйдәге лицейның 6 сыйныф укучысы Денис Хәйбуллин  «Стенд модельләре» номинацияләрендә җиңү яулады.


Айлык отчетны – электрон төрдә

Айлык отчетны май аеның беренче декадасында  Пенсия фонды белән  электрон  документ әйләнешен кулланып, идарәгә килеп тормыйча гына  тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшырырга мөмкин.

 Отчет квартал саен гадәти тәртиптә куелган срокка тапшырыла: 20 майга кадәр – электрон имза белән  бәйләнеш каналлары буенча ; 16 майга кадәр  -  шәхси рәвештә китерелә. Страховкалаучыларга квартал саен һәм ай саен бирә торган отчетларны тапшыру шарт.

 Страховкаланган шәхесләр турындагы белешмәләрне Пенсия фондының рәсми сайтына урнаштырылган бушлай программа аша тикшереп әзерләргә кирәк.


Район халкы игътибарына!

1,7,14-15,21-22,28 май көннәрендә район үзәк дәваханәсенең 24нче кабинетында Уфа, Дүртөйле шәһәрләреннән табиб-офтальмологлар бушлай кабул  итүләр үткәрә. Алдан 24нче кабинетка килеп язылырга кирәк.

Район үзәк дәваханәсе администрациясе. 


Оешканлык белән

Җәйге лагерьларның әзерлеген барлау җәһәтеннән хуҗалыкара тикшерүләр дәвам итеп, баш зоотехник И.Гыйлемхановны, «Илеш ветеринария станциясе» ДБУ начальнигы А.Рахмановны,  каралучы хуҗалык тармагы белгечләрен берләштергән комиссия  «Илеш» кооперативы, «Илеш МТС» җәмгыяте,  «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Искра»,  бүлекчәсе  кергән зонаны карады.


Страница 1 из 188